стихи про хлеб на татарском языке. Загадки про хлеб на татарском языке
стихи про хлеб на татарском языке
поздравления с днем рождения с
Короткие стихи рождения прикольные гене стихи женщине рождения стишок прикольный. с днем рождения поздравления прикольные 30лет прикольное поздравления брату с днём рождения рождения маша рождения любимой
ПодробнееСлавься, Русь Отчизна моя!
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад компенсирующего вида 32 «Дружные ребята» Славься, Русь Отчизна моя! Праздник, посвященный Дню народного единства. Для старших и
ПодробнееТема: «Моя Родина Россия»
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Ромашка» Конспект организованной образовательной деятельности по формированию целостной картины мира в старшей группе 2 Область:
Подробнеерождения отцу прикольное поздравление
Прикольные поздравления с днем рождения другу своими словами прикольное поздравление с днем рождения наташе рождения друга мужчину рождения друга мужчину. прикольные тосты поздравления с днём рождения
пдд школы дорожные знаки рисунки
Для уверенного вождения автомобиля, бесплатно читайте правила дорожного движения с картинками дорожных знаков на нашем сайте. Найди. 512901183158897 элементы дорожных знаков, три обруча, три набора для
ПодробнееСценарий праздника ДЕНЬ ЗНАНИЙ
Сценарий праздника ДЕНЬ ЗНАНИЙ Материалы и оборудование: воздушные шары, плакаты с лозунгами «Здравствуй, школа», «В добрый путь!», наборные полотна с текстами стихотворений, загадок; сценические костюмы;
ПодробнееСценарий праздника 1 сентября
Сценарий праздника 1 сентября Звучат песни о школе, входят ведущие Вед 1: Здравствуйте, уважаемые родители и дорогие гости! Здравствуйте, любимые учителя! Вед1: Сегодня вы пришли не зря! Ведь сегодня в
ПодробнееПРАЗДНИК «АЗБУКА, ПРОЩАЙ!» для 1 класса
ПРАЗДНИК «АЗБУКА, ПРОЩАЙ!» для 1 класса Автор разработки Горишняя Ирина Михайловна, учитель начальных классов МБОУ СОШ 66 г. Краснодара Цель праздника: формирование позитивного отношения к учёбе, предметам
Сценарий праздника «Масленица»
Сценарий праздника «Масленица» (для всех возрастных групп детского сада) Автор: Скареднова И.С., старший воспитатель филиала 1 «Чебурашка» МДОУ детский сад «Родничок» с.турочак Республики Алтай Цель: создание
ПодробнееТри чуда из оперы «Сказка о царе Салтане»
Три чуда из оперы «Сказка о царе Салтане» Интегрированное занятие для детей старшего дошкольного возраста. Цель занятия: Восприятие музыки через интеграцию различных видов искусств. Задачи: Продолжать
Подробнееdocplayer.ru
Загадки на татарском языке
Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)
Үзе урак, үзе тешсез. (Ай)
Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай)
Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)
Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)
“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)
Җир астында җиз бүкән.
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)
Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)
Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)
Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)
Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)
Эче тулы корт. (Помидор)
Алма кебек кызарып пешә.
Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)
Эче тулы корт. (Кыяр)
Кып-кызыл булып пешкән.
Сары, тик кояш тугел.
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)
Җир астында алтын казык. (Кишер)
Баласының саны юк. (Кабак)
Кырык бармак, кырык тырнак, Бер агачта ике яфрак. Ике җанга бер сулыш.
Асты диңгез, өсте нур.
Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар - йөрми, Күтәрмичә өйгә керми.
Ак җимеш, Өстәлгә куелмый, Үзен һәркем ашый.
Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.
Төшә-төшә, җиргә җитми, Менә-менә, күккә җитми.
Югары менәр һү-һү, Түбән төшәр һү-һү, Уртасында былбыл кош Сайрыйдыр ла һү-һү.
Үзе бер, ябе дүрт, Ьәр япьтә бишәр ботак.
Ике багана, Ике багана өстендә мичкә, Мичкә өстендә бөке, Бөке өстендә йомры туп, Туп өстендә куаклык, Куаклык эчендә хайванлык.
Өлкән өй, Өлкән өй эчендә кече өй, Кече өй эчендә балван бии.
Бер бүкәндә җиде тишек.
Тал башына кара җылан асылган.
Урман ботаксыз, Җәнлеге сөяксез.
Тимер тәкә тау яра.
Карурманны бер балта белән кырып салдым.
Иң әүвәле кара урман, Аннан ары шома тау, Аннан ары кече урман, Аннан ары елтыравык, Аннан ары мышлыпый, Аннан ары тәтелдек, Аннан ары очлыкый.
Кара урман, Кара урман артыннан кире урман, Кире урман артыннан җелкелдек, Җелкелдек артыннан мыркылдык, Мыркылдык артыннан шаркылдык, Шаркылдык артыннан селкенчәк, Селкенчәк артыннан тәртешкә, Тәртешкә артыннан тырма.
Олы урман да кече урман,- Берсен кыралар, Берсен саклап торалар.
Ике батыр, Аяк юлы ятыр.
Йөзлек астында йөз энә. Ялт-йолт ябыла, Йозаксыз бикләнә.
Кыл-кыл, кыл сарай, Кыл сарайның эчләрендә Кылыклы атларым уйныйдыр.
Туз чиләк эчендә тырантай уйный.
Тирән күл - суы акмый.
Бер яланда ике күл.
Ике агай рәттән торсалар да, Бер-берсен күрмиләр.
Ике туган бер-берсен күрмәсәләр дә, Гомер буе, бергә ятып, бергә торалар.
Ике туган һәрвакытны Аерылып тормыйлар, Юл аркылы торсалар да, Бер-берене күрмиләр.
Ике туган янәшә Чыгалмыйлар тау аша.
Икәү карап тора, Икәү тыңлап тора, Берәү сайрап тора.
Ишек башы уратма, Аны эзләрсез бер атна.
Мин итекне кигәнче, Агаем айда була.
Түгәрәк күлгә су тулган, Көянтәләп алыгыз.
Бер күчәрдә ике көпчәк. Тәртәсе бар, аты юк, Күзләре бар, башы юк.
Бик күп укый, бер дә белеме юк.
Яр буенда ярты алачык.
Бер тау тирәли ике тишек чүмеч эленгән.
Ишетмешнең ишек төбендә ике туры ат бәйләдем.
Тау битендә бер амбар, Аның ике ишеге бар,- Бервакытта ябылмый, Көне-төне җил уйный.
Ишек ябылган, Кече морҗадан җил уйный.
Баглы улакта, Койрыгы колакта.
Карт атаем урманында Ат кермәгә юлы юк.
Алдан - малай, Арттан - бабай.
Кечкенә генә җил капка Ачыла да ябыла.
«Ти»,-дисәң, тими, «Тимә»,- дисәң, тия.
Ишек, Ишек артында тишек; Аны белмәгән кешенең Тамак асты тишек.
Кап-кап, мыш-мыш, елт-елт, челт-челт, каләм, урман, җанвар.
Йөзлек астында юеш бозау.
Кызыл сандык эчендә күкеле сәгать кычкыра.
Оясыннан чыгып өрә дә кереп кача.
Ти-ти итә, Тау астына керә дә китә, Бәласе иясен көтә.
Үзе сөяксез, Сөйләгән сүзе хисапсыз.
Сөйдергән дә шул, Биздергән дә шул, Иң татлы да шул, Иң ачы да шул.
Бикләнмәгән сандыкта Утыз ике энҗем бар.
Түгәрәк күлдә алтын таш, Ау салсаң да алынмас.
Бер өйгә керсәм, Эче тулы күкәй, имеш.
Кабык абзар, Кабык абзар эчендә сөяк абзар, Сөяк абзар эчендә җизнәң аты кешни.
Ит сарай, Ит сарай эчендә ак калай, Ак калай эчендә йөгерек малай.
Ак тавыклар кунаклаган Кызыл киртә өстенә.
Кечкенә генә кунача, Утыз ике кодача Утыралар кунакта.
Сөяк келәт, ит бастырык.
Утыз ике ак ат, Бер чыгымчы җирән ат.
Көмеш сарай эчендә Чаптар айгырым кешнидер.
Сөяк абзар, кабык ишек.
Койма коелган, Каплап куелган, Әмма җил тормый.
Олы юлдан берәү бара, Ак капчыгы төшеп кала.
Чарлактан ак чалма төште.
Бер ананың биш баласы, Кайсын тешләсәң, шунысы авырта.
Биш анага биш туган, Бишесе дә иш туган; Арада берсе баш туган, Буйлары гына тиң түгел.
Уклау, Уклау баглы чуклау, Чуклау башы биш тармак.
Өй эчендә биш бала, Бишесендә биш тана.
Мәгъри, мәгъри, мәгъри тал, Мәгъри талда биш ботак, Биш ботакка кар яуган, Кар өстенә кан тамган.
Ике анада бишәр бала, Һәркайсына бер исем.
Ак каенда сары билбау.
Таралгач - биш, Җыелгач - бер.
Күзсез, телсез, Барысын да өйрәтә.
Ит бүкән, тимер кыршау.
Ун казыкка бер көмеш кыршау.
Биш малай керә чоланга, Һәрберсе бер чоланга.
Дүрт таяк, Бишәр тармак.
Җирдә тора ике агай, Тарбагай да тарбагай.
Бишәве качып бара, Биктимер куып бара.
Җәрәхәте юк - авырта, Төтене юк - яна.
Әйләнәсе алты кат, Акылың булса, аны тап; Кына кебек кызыл кат, Кылыклы булсаң, аны тап; Беләү кебек бөп-бөтен, Белекле булсаң, аны тап.
Бер чокыр бар - тулмас, Беркөнне дә буш тормас; Буш торса, тынмас, Ансыз кеше тормас.
Авызын бөргән капчык, Эче тулы балчык.
Ялан җирдә сыңар гына тай эзе.
Үз буеңда - бер уймак.
Сөяк сарай эчендә Исләй агай утыра: Ай да дими, көн дә дими, Исәп биреп утыра.
Төймә төйдем, төпкә салдым.
Сандык төбемнән төенчек алдым, Чишеп карап, яңадан салдым.
Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга.
Үзе бара - урында тора, Үзе бөтен дөньяны әйләнә.
Сөрмәгән җир өстендә, Үсмәгән каен астында Тумаган куян йөгерә.
Аршинлы түгел, потлы түгел, Нәркемдә бар.
Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда табылмый. Үзеңнеке булмаса, Кешедән сатып алынмый.
Тоз түгел - ачы, Кылыч түгел - үткер, Ут түгел - яндыра.
Базарда сатылмый, Бизмәнгә салынмый, Мамыктан йомшак, Балдан татлы.
Сатучы да сатмый, Алучы да алмый, Вакыты җиткәч, Берәү дә алмыйча калмый.
Баш астында баллы кашык.
Ялт итмәс, йолт итмәс, Кеше сизмәс, эт өрмәс, Үзе килер.
Мүкәй килә, мүкәй килә, Халыкларны кыра килә.
Уф-уф итәр, Үлгән кортлар кыймылдар, Газраил муенын сузар, Алтын табак ярылыр.
Җанлыга да ябышкан, Җансызга да ябышкан, Ябышканга да ябышкан.
Иртән дүрт аяк, Төштә ике аяк, Кич өч аяк, Өстендә була маяк.
Бушка килә, акчага китә. Потлап керә, мыскаллап чыга.
Бер арбада - биш баш, дүрт җан, Үзе минем әтинең улы, Бишәү барып, дүртәү кайткан. Үзе миңа туган түгел.
Әй, углан, углан, Без икебез бертуган, Бар кер дә әйт анаңа: Анаңның ире килгән.
Бер кыздан: «Бер көннәрдә бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?»- дип сораганнар иде, кыз аларга: «Аның анасы минем әнкәемнең каенанасы буладыр»,- дип җавап бирде. Сораучылар: «Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш буладыр инде?»- дип тикшерә калдылар. Кыз үзләреннән көлеп китте. Җавабын инде сез бирегез.
Булган, ди, бер карт белән карчык: аларның бер кызы, бер малайлары булган; шул малайларның - карт белән карчыклары, шул карт белән карчыкның бер кызы, бер малайлары булган. Бу ничек?
Менә сезгә табасы, Кызы белән анасы, Күмәк йортның чамасы: Кайнатасы, кайнанасы, Атасы белән кызы, Аларның берәр баласы - Хатыны белән ире, Ничәү болар барысы?
Ике ата, ике угыл, бакчада йөргәндә дүрт алма өзеп, һәр-берсе берәрдән ашасалар да, Кулларында янә бер алма артып калган. Ул ничек була?
Ике ана һәм ике кыз бергә утыз баш каз үстергәннәр. Көз көне шул казларны баш исәбеннән бүлеп, һәрберсе унар баш каз алган. Шул ничек була?
Бер кеше урамнан үтеп барганда кечкенә генә өй янында басып торучыны күреп: - Нигә биредә торасың?- дип сораган. Теге кеше: - Мин әтинең өен саклыйм, ләкин мин аның улы түгел,- дип җавап биргән. Сезнеңчә бу кем булыр?
Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?
(бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, җир-су, йорт хайваннары, кош-корт, һ.б.)
Җәйнең буе бал җыя, Кышның буе хәл җыя.
Чи-чи итәр, Читлегенә кереп китәр; Алтын башлы, йомры кашлы, Моны белгән йөз яшьле.
Или-или иләктән, Или чыкты келәттән, Бер битемнән суырып үпте, Әле дә китми йөрәктән.
Тызлый да бызлый, Үпкән җире сызлый.
Алпавытның бакчасы, Бакчасында мунчасы; Мунчасына су китерә Нечкә билле тутасы.
Бигрәк матур бакчасы бар, Бакчасында кысасы бар; Тәмле ризык ашыйлар, Бик авыр йөк ташыйлар.
Безли дә безли, Бигрәк җаны түзми, Гел тәмлене эзли.
Озын-озын колгалар, Анда кошлар оялар; Ите хәрам, өресе хәләл, Аны белер муллалар.
Очалар, очалар һавадагы каргалар; Ите хәрамга китә, Сөте хәләлгә китә.
Кап-караңгы бүлмәдә Ашъяулык бәйли кыз бала.
Чит-читләп менәр, Чит-читләп төшәр, Вәл бәдри, вәл челтәр.
Чи-чи итәр, читәнгә кунар, Аны тоткан уңар.
Чалма-чалма чәчәккә, Чалып алдым беләккә; Туксан егет йөгерә, Тугыз кучкар менгерә.
Ялгыз өйдә кыз елый.
Почмаксыз аранга койрыксыз сарыклар яптым.
Кечкенә генә келәт, Эче тулы кеше, Берсенең дә юк теше.
Аршин ярым бүзем бар, Бөдрә чәчле кызым бар; Күтәрергә хәлем юк, Кеше алыр дип гамем юк.
Чәйдә - чәйдәш, Майга иптәш, Аңа юк тиңдәш.
Инәемнең иләге, Иләгендә чиләге, Чиләгендә сары җиләге.
Пичкә салсаң җеби, Суга салсаң корый.
Дул-дул итә, Дугага куна, Әфәфи җонлы, Алтын канатлы.
Чик-чик итә - читкә сикерә. «Тоттым» дигәндә тора да китә.
Ат башлы, Болан мөгезле, Бүре гәүдәле, Бүкән сынлы, Кош канатлы, Кырмыска аяклы.
Аягы кулдан югары, Сикерә талдан югары; Ни кош түгел, ни корт түгел, Тезе билдән югары.
Җилт-җилт итәр, Җилпеп китәр, Гөлгә кунар, Чәчкә үбәр. Бик күп төрле, Алтын сырлы.
Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар, Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы.
Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр кочкалап.
Кечкенә генә бер корт, Ашаганы - тут, Адәмне киендерә, Кызларны сөендерә.
Бәла-бәла-бәла килә, Ике җиңен сала килә, Ион-тирене җия килә, Йортка зыян кыла килә.
Үзе кара - карга түгел, Мөгезе бар - үгез түгел, Алты аягы бар - тояксыз.
Чем кара - елан түгел, Мөгезле - сөзгәк түгел, Канатлы - песнәк түгел, Очканда мыш-мыш килә, Туфракка яшеренә, Бу нәрсә, йә, кем белә?
Кара - карга шикелле, Мыеклы - маймыл шикелле.
Билле-билле җирән ат, Биле нечкә көрән ат, Тауга менеп таймас ат, Хәстә тиеп үлмәс ат.
Үзе базык, Биле нәзек, Шәһәргә ташый Бүрәнә дә азык.
Иләк-иләк тарым бар, Күтәралсаң барын да ал.
Урманда утсыз казан кайный.
Кечкенә генә кешеләр тау өяләр.
Чи-чи итә, читәнгә куна, Ду-ду итә, дугага куна, Моны белмәгән кеше. Караңгы мунчада куна.
Үзе бер дә армас, Ат артыннан калмас, Дугадан да узмас.
Кулсыз-аяксыз җәтмә кора.
Алты аягы бар - Алып түгел, Дүрт күзе бар - Дию түгел; Аркасында кылдан җебе, Эрләп суккан җебе түгел.
Күрер-күрмәс күзләре, Челтәр бәйли үзләре, Челтәрләре түгәрәк, Эшли алар үрмәләп.
Җизни аты егылган, Йөз мең халык җыелган.
Безз-безз, без түбән, Безнең өстә - йөзтүбән.
Кем аны үтерсә, шул үзенең канын коя.
Безз-безз, безелди, «Борынымда бар безем»,- ди, Үзеннән зурга: «Энемм»,- ди.
Борыны озын - фил түгел, Үзе шаулый - җил түгел.
Асты такта, өсте такта, Кызыл егет карап ята.
Кызыл корсаклы бала Кеше таларга бара.
Киштә буйлап кызыл йомгак тәгәри.
Морҗа төбем - җиз кадак.
Мич башында - тархан туе.
Ап-ак тауның башында Кара өер утлыйдыр.
Юештә йөрер хәле бар, Кырык төрле тәне бар, Исеме белән җисеме бар.
Ары да очар карачай, Бире дә очар карачай, Тал төбендә тонык су, Тондырып эчәр карачай.
Караңгы өем эчендә Кара тәкә сикерә.
Сәке астында чирү йөри.
Яссыдыр, йомрыдыр, Итең-тәнең тырмалар, Кан имәргә бик әвәс, Анда-монда юргалар.
Адәмне сөя, Әмма ләкин азаплый; Адәм аны сөйми, Әмма ләкин эзли.
Канаты бар, очалмый, Күккә таба карамый, Йолдызларны санамый, Коры җирдә торалмый.
Суда йөзә - кош түгел, Канаты да юк түгел, Ай-һай, аның күлмәге, Кемнәрнең бар күргәне?
Башы бар, чәче юк, Күзе бар, кашы юк, Авызы бар, теле юк, Гәүдәсе бар, муены юк; Суыкта туңмый. Эсседә көйми, Аягы юк, үзе йөри.
Көмеш тәнле, Ите тәмле.
Аяксыз тай чуптырдый, Койрыгын миңа тоттырмый.
Аучылар килделәр, Хуҗаларын тоттылар, Өе чыгып качты.
Ямавы юк - тишек-тишек, Чыгып булмый - юк ишек.
Сараемның эргәсе- аркан, тәрәзәсе мең, берсенең дә пыяласы юк.
Мунчага керәм кара булып, Мунчадан чыгам кызыл булып.
Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый.
Үз күлендә үзе патша.
Аралга да ул хуҗа Тугайга да ул хуҗа, Көн җылынса, кычкыра.
Җәй буе акыл сата, Кышын боз булып ката.
Аягын-башын яшерә Таш күлмәге эченә.
И таш капка, таш капка, Аслы-өсле куш капка. Аны беркем ачалмый, Хуҗасы да чыгалмый. Муенын сузып караса да, Капкасыннан узалмый.
Суда-Сөләйман.
Пыяла чардак эчендә Кара кызлар эшендә.
Ите бар - сөяге юк, Авызы бар - теле юк.
Арслан батыр калышмый, Юл йөрүгә карышмый, Барыр юлын буе белән карышлый.
Ганбәр ана, Үз буе белән җир үлчәп, хаҗга бара.
Борма-борма бормадыр, Шул торбада торадыр.
Урманнан чыгар, Түше белән шуар, Кешене күрсә - куар. Әфәләм төрле, Көмеш сырлы, Төймә башлы, Тоз күзле.
Тауга менә таяксыз, Таудан төшә аяксыз.
Озын эчәк, Бер очы төенчәк.
Юл өстендә майлы каеш.
Суда йөзә, Җирдә шуа, Койрыгы очлы, Җиз башлы.
Җир астында - җирән атым, Боз астында - бүз атым.
Җиз камчысын тотып булмый, Җиз атына утырып булмый.
Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз.
Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый.
Колга башында бер өй, Кунагым тәрәзәсеннән йөри.
Коймада - өй, өйдә - җырчы.
Ары да чут, бире дә чут, Иһи лә, миһи лә, Ул нәрсә, йә, сөйлә?
Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора.
Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый.
Гөлдер-гөлдер гөл итекле, Гөлкәй кызыл читекле.
Көләч түтәй гөлдерәк, Кызыл читек, күк күлмәк.
Урмый, чәчми, Ил өстендә көн итә.
Көлтәсеннән бастырыгы озын.
Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү.
Өй башында саплы чүмеч.
Койрыгын алса - башы ябыша, Башын алса - койрыгы ябыша.
Казаннан кара, Кардан ак; Урактан кәкре, Уктан төз.
Ак келәтне ватып керә, Сары майны чөмерә.
Ак уймагым суга төште, Балдаклары уела төште.
Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый; Өе - җирдә, Җыры - күктә.
Үзе йомырка басмый, Баласын да бакмый.
Кара урманның эчендә Агач кыңгырау шалтырый.
Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч?
Син әйтәсең, ул кабатлый.
Мәче башлы ябалак
Көндез йоклый, төнлә җылый.
Кара атым җилә килә, Юл уңае тибә килә.
Үзе озын, чабуы кыска.
Урманнан чыгар, үзе чуар.
Урманнан чыгар Өсте-башы чуар, Тимербай куар, Биктимер суяр, Хуҗасы өтәр, Исе дөньяга тулыр.
Биек каен түбәсендә ах-ух итәдер.
Ханның кызын алыр идем, Каптым кызыл булмаса.
Урманнан чыгар, Түше чуар, Бикәнәе куар, Бикмәмәте тотар, Биктимере суяр; Солтан башлы, Кызыл кашлы, Аны белгән йөз яшьле.
Кабара, кабара, кабара күк, Кабарып пешкән икмәк күк; Шыгай улы кунак күк, Киенеп чыккан кияү күк.
Ясана, ясана, ясана күк, Ясана килгән кияү күк; Кызара, кызара, кызара күк, Кызарып пешкән чия күк.
Кытай бара юлдан, Каткан-поскан туннан; Кызыл чугы муйнында, Тәсбихләре кулында.
Гөбер-гөбер гөбара, Кызыл күрсә кабара.
Суда юынып алды, Өсте коры калды.
Кыйкан-муйкан атлаган, Ак чикмәнен каплаган.
Суда йөзә, Күктә оча, Җирдә йөри, Ит белән сыйлый.
Су өстендә сары күбек.
Яшел палас өстендә Сары йомгак тәгәри.
Ука-ука тыш кына, Су коена инештә; Очалса да җирдә йөри, Ите яхшы бәлешкә.
Соскы борын бакылдык, Күп сөйләшә такылдык.
Көрәге - алдан, Әрҗәсе - арттан.
Су төбенә төшә, Чыланмыйча чыга.
Җон җомгагым - бөдрә, Су күрдеме - йөгерә.
Башы тарак, Койрыгы урак, Кычкыртып быргысын, Уята барысын.
Укталы да чукталы, Муены яшел нукталы, Түбәсендә тарагы, Койрыгында урагы, Тәпиендә сәнәге, Шул ни булыр, йә әле?
Нинди тарак тарарга ярамый? Нинди урак урырга ярамый?
Базда бака кычкыра, Тауда такта ярыла.
Кечкенә генә кодача, Аның артын җил ача.
Тавыкның йомырка салуы
Кыт-кытыйк, кайда салам - анда юк.
Ак тау өстендә ак мулла утыра, Үлекләрнең терелүен көтә.
Җанлыдан җансыз туар, Җансыздан җанлы туар.
Ике туа, бер үлә.
Кисмәк таптым кыршаусыз, Ул да булды капкачсыз.
Бер кисмәктә ике төрле бал.
Бәләкәй генә ак келәт,- Эче тулы сары май.
Кечкенә генә таш пулат,- Эче тулы алтын да көмеш.
Таш пулат, Көмеш пулат, Эчендә сары балавыз.
Бозын ватсаң, көмеш чыгар, Көмешен ватсаң, алтын чыгар. Ак күл, Ак күл эчендә сары күл.
Пыяла түгел - ватыла. Гәүһәр түгел - сатыла.
Ак гөмбәзле бер таш мәчет бар,- Керергә ишеге юк, Гөмбәзен ватып керәләр.
Ак толып җөйсез генә тегелгән.
Ак табагымның ашы татлы.
Тоз боткасында кайнатсаң да, Тозсыз ашап булмый.
Тумаган тавыкны ашыйлар.
Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.
Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап; Урманда йөри, Умартадан бал көри.
Тауда Талайман күрдем, Суда Сөләйман күрдем, Ит сакаллы ир күрдем, Кояшка пешкән аш күрдем, Күбек коскан таш күрдем.
Җизни атын менеп булмый, Җиз камчысын тотып булмый.
Әнә бара Алып, Колакларын салып; Киңдер күкрәге, Тимердер йөрәге.
Әнә бара хан, Авызы-борыны кан.
Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Бозаулар эзли.
Әдәпле генә кодача Тавыкларны ярата.
Нечкә билле, Көлтә койрыклы.
Әйтим бер йомак: Җәен соры, кышын ак, Төймә койрык, шеш колак.
Кечкенә генә Батыш, Куак астында ятыш.
Курыкканнан да курыккан, Курыкмаганнан да курыккан, Күләгәсеннән дә курыккан.
Колаклары сөңге-сөңге, Аяклары дөңге-дөңге; Базарга чыгарып сатар идем, Унике тиен деньге, деньге.
Чал тәкәдә мөгез юк, Чалт аязда болыт юк.
Бән, бән, бән икән, Бармаклары ун икән; Шомырт кара күзе бар, Ак өстендә миңе бар.
Чут-чут чунлы, Өсте җылы тунлы, Ефәк ыштанлы.
Кәкре егет алтын казый.
Җир астында җизнәм аты кешни, Су астында бабам аты кешни.
Яланда энәле йомгак ятыр.
Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми.
Өстенә шау энәле күлмәк кия, Шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя.
Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңгырата.
Сәке астыннан туй уза, Сөңгеле дә мылтыклы.
Идән астында печмәгән тәкә йөри.
Җир астыннан җек чыгар, Ике колагы тек чыгар.
Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка.
Эргәдәдер өйләре, Бал-май ангар үзләре, Елт-елт итәр күзләре.
Урманнан чыгар, Койрыгы чуар; Әйтегез Исхакка, Кереп китте почмакка.
Керт-керт тауга менә, Керт-керт таудан төшә; И аяулы, аяулы, Койрык очы бу яулы.
Чылт-чылт күзле, Адәм төсле йөзле, Үчекләшер үзе, Ходайның бойрыгы, Бардыр койрыгы.
Юаш ятар, Дәшми тотар.
Тимерче дә түгел, Балта остасы да түгел, Үзе авылда беренче эшче.
Калын арка, Тарта да тарта, Ул тарткан саен табыш арта.
Дүрт карый, Дүртесенең дә сакалы артка карый.
Дүртәве көшел тарта, Берәве җилгерә.
Дүрт яңа туган ай, Егерме дүрт йолдыз.
Дөбер-дөбер дүртәү, Дөбердәүче бишәү, Иван агай алтау, Шыбан агай шып ялгыз.
Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе йорт саклый.
Бүре түгел - көрән, Куян түгел - озын колаклы, Ат түгел - тояклы.
Үлән ашый, май ташый.
Ишегалдында чүмәлә; Артында - себерке, Алдында - сәнәк.
Дүрт терәвеч, Ике кылыч, Бер болгавыч.
Ике сөзгеч, Дүрт йөргеч, Бер селтәвеч.
Дүрт терәвеч, Бер болгавыч, Кәкре кубыз, Якты йолдыз.
Бөтен батыр йокласа да, Ике батыр йокламый.
Бер җирдә бар куш агач, Буран сырмас, кар тимәс.
Коры ботакка кыйгыр кунмас.
Ике өйгә бер кисәү.
Турсыкта сөтем оемый.
Идән астында дүрт көпшә, Дүртәве дә бер төштә.
Агыйделдә дүрт тал: Берсе - Сәрви, берсе - Гыйльми, Берсе - Ишнәр, берсе - бал.
Гөбер-гөбер, гөбертау, Гөбертауныкы дүртәү, Илемәйнеке икәү.
Дүрт татар, Дүртесе дә бер чиләк төбенә атар.
Дүрт килендәш бер кияүгә ук атар.
Сыек булса да су түгел, Ак булса да кар түгел, Йомшак булса да йон түгел.
Үзе актай, Корсагы каптай, Кәкре таягы шактай.
Сакаллы килеш туа, Берәү дә гаҗәпләнми.
Сакалы бар, акылы юк.
Юк үзенең әдәбе, Маңгаенда сәнәге, Коелып йөри сәдәбе.
Тиресе иләнмәгән, Туны тегелмәгән, Тутай шуны киеп йөри.
Ашата, туендыра, Җылыта, киендерә, Кешене сөендерә.
Кара җиңги суга бара, Шомыртларын коя бара.
Урманны кыркалар, йомычкасы төшми.
Мич янында ак итек.
Коры җирнең кимәсе. Ияре дә, дугасы да үзендә.
Төрән танау җир сөрә.
Кешенең дусты, йортның сакчысы.
Сакбаем теле салынып төшсә дә, койрыгы югары.
Дүрт тал-агач төбендә Кәкре кое сиртмәсе.
Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк; Файдасы өйдә булгач, Яланга сәфәре юк.
Үзе суфый, үзе урлаша, Әле тотсаң тырнаша.
Бәләкәй генә җиңгинең Артына уклау тагылган.
Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый.
Мич башында комган, Колакларын йомган.
Берсе өйне саклый, Берсе тышны саклый, Үзләре бер-берсенә кан дошман.
Берәүләрнең өстендә Тегелгән җылы тун,- Теләсәң кайда ятып кун.
Ямау салам, җөе юк, Паласымның кыры юк.
Табышмак җаваплары.
(йолдыз, кояш, ай, күк, болыт, яңгыр, яшен, җир, суык, боз, кар, ел-фасыллар, һ.б.)
Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора - китмәгән.
Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган.
Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә.
Зур палас, төбендә йомры калач.
Күк келәмгә төн йокламый энҗе сиптем.
Без, без, без идек, Без унике кыз идек, Такта өстенә тезелдек, Таң атканчы юк булдык.
Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче.
Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач.
Кирәгәсез күк тирмәнең Төнлегендә ике ак таш, Киезендә мең-мең вак таш.
Зәңгәр диңгездә аккошлар йөзә.
Ул булса, көн була, Ул булмаса, кем була?
Тау башында алтын тәңкә ялтырый.
Тәрәзә аша алтын таяк керә.
Тәрәзәдән сыя, Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, Салып бикләп булмый.
Алтын кылыч җиргә төште,- Тавышын беркем ишетмәде.
Ак сандыгым ачылды, Эченнән ефәк чәчелде.
Алтын капка ачыла, Көмеш капка ябыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кешеләр терелә.
Ике туган: Берсе ак булган, Берсе кара булган.
Кара сыер килде,- Бөтен дөньяны җиңде; Ак сыер килде,- Бөтенесен дә күтәрде.
Кояшлы көндә артыңнан калмый, Болытлы көндә эзләп тә табып булмый.
Иртә белән абый, Төш турында энем, Кичкә таба агай.
Апасы энесенә кунакка бара, Энесе апасыннан кача.
Алтын китте, Көмеш килде.
Агач башында алтын йөзек, Аның да бер яртысы өзек.
Әй түбәсендә ярты ипи.
Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы.
Бер көтүче мең сарык көтә.
Өй түбәсендә вак таш, Алар янында бер зур бант.
Йолдызлар
Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре.
Төнлә баксам - күк тулган, Иртән баксам - юк булган.
Өй башына тары сиптем.
Биш кыз бер көянтә күтәргән,- Төн буена су ташый.
Өй башында саплы чүмеч.
Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, Дуласа да бер тирәдән китә алмый.
Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым.
Ята торган ястыгым, Шунда тарым, ясмыгым.
Миннән ни чаклы алсалар, Шулкадәр зурая барам.
Олы казанны күтәреп булмый, Озын бауны җыеп булмый.
Өй артында дарым бар, Күтәрә алсаң, барын да ал.
Саз төбендә сары энҗе.
Кодыкка төштем, таш чыгардым,- Таш дигәнем ут булды.
Коем төбе - кара май.
Булмаган җире сирәк, Үзе һәрвакыт кирәк.
Илле грамм герне күтәралмый, өстендә меңәр тонна йөкләр йөртә.
Нәрсә йөгерә аяксыз? Нәрчә оча канатсыз? Нәрсә үсә тамырсыз?
Җир иңгән җирдә шома пыяла.
Ярты ел ат белән йөриләр, ярты ел йөзәләр.
Таудан туа, диңгезгә куа.
Үзе чаба да чаба, койрыгы күренми.
Кыш буена тик тора, Яз җиттеме - котыра.
Аты бара, тәртәсе кала.
Бу дөньяда бар дүрт агай: Берсе һаман йөгерә, бер дә армый, Икенчесе гел ашый, бер дә туймый, Өченчесе гел эчә, бер дә канмый, Дүртенчесе гел көйли, Тавышы бер дә килми.
Тустак тулы су, Суның өсте бу.
Бер картның унике улы бар: Өчесе сары көпе кия, Өчесе яшел күлмәк кия, Өчесе сары чикмән кия, Өчесе ак тун кия.
Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып.
Кара сыерым ятып калды, Ак киезем ябып калды.
Ак сыер: «Торып китик»,- ди, Кара сыер: «Ятып торыйк»,- ди.
Ак юрганымны алып куйдым, Яшел юрганымны җәеп куйдым.
Үзе тук кебек, Кайгысы юк кебек, Җылый башласа - туктамый.
Бер күркә, унике аккош, Кырык сигез ана каз, Өч йөз алтмыш биш бала каз.
Дөньяда бер агач бар: өч йөз алтмыш алты яфрагы бар: бер ягы ак, бер ягы кара.
Дыгыр-дыгыр дыгырчык, Кырык сигез тыгырчык, Унике каз, ике аккош,- Аны тапкан тутый кош.
Өянке, өянке, Ботак саны унике, Нәр ботакның җиде яфрагы, Кара булыр бер ягы, Ак булыр бер ягы.
Бер авылда унике өй, Һәр өйдә утыз кыз, Һәр кызның бер бите ак, бер бите кара.
Бер тирәк, Унике ботак, Һәр ботакка дүрт чыпчык, Һәр чыпчыкка җиде яфрак, Һәр яфракның бер ягы кара, Бер ягы ак.
Унике йолдызга бер ай.
Унике чүлмәк, Чүлмәк саен утыз йөзем, Утыз йөземгә бер исем.
Бер ояда - җиде күкәй.
Бер тавык астында алтмыш йомырка.
Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел.
Тәнсез тора, Телсез сөйләшә, Һичкем аны күрми, Һәркем аны ишетә.
Кем барлык телләрдә дә сөйли ала?
Кулсыз-аяксыз тәрәзәне кага, Тавышсыз җырлый, Өйгә керергә сорый.
Үзе аяксыз-кулсыз, Үзе агач сындыра.
Иртә килә, чиртә килә, Ике канатын сирпә килә, Камышлыктан үтә килә, Камыш башын селкә килә.
Өй түбәсендә бүре улый.
Уты юк, төтене бар.
Ак чыбылдык эчендә Айны ничек табаем? Күк чыбылдык эчендә Көнне ничек табаем?
Җем-җем иткән нидер ул? Ялмап алган нидер ул? Биле бөкре нидер ул? Яуны кырган нидер ул?
Аягы юк - ил гизә, Күзе юк - яшь түгә.
Онгыл-чонгыл манара, Кат-кат булып кабара, Суы барда карала, Суы бетсә тазара.
Зәңгәр күктә бөркет оча,- Канаты белән кояшны каплый.
Сыерымның җилене тулган, сөте юк.
Түбә аркылы казлар үтте, Бөтен җирне сазлар итте.
Кара төенем чишелде, Эченнән җәүһәр чәчелде.
Җәйге эссе көннәрдә Мине сагынып көтәләр, Мин аз гына күренсәм, Качып-посып бетәләр.
Берсе чәчә, Берсе эчә, Берсе үсә.
Юл тулы борчак чәчелде, җыючы юк.
Борынсыз чыпчык боз тишә.
Өй артында дөп-дөп кое казый.
Өй артында дөп-дөп тары төяләр.
Өй артында тәңкә сикерә.
Урал таудан кылыч орсам Иделдә чабагым уйный.
Ялан җирдә ялт та йолт.
Тәрәзәне елык итте, Йөрәгем чырык итте.
Ялт итәр дә йолт итәр, Тигән җирен ут итәр.
Ала казы калтыр-колтыр, Канат очы ялтыр-йолтыр; Инәсе елый вәр-вәри, Кызы көлә шар-шарый.
Атасы чарык әйләндерә, Угылы пычагын яный.
Падишаның күркәләре Галдыр-галдыр итәдер; Муенындагы мәрҗәннәре Ялтыр-йолтыр итәдер.
Болгаерда ялт итте, Килдуразда шалт итте, Борындыкта кисмәк ярылды.
Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла.
Селки арыш камчысы, Алтын нурлар тамчысы.
Ялман ялап ала, Ялаган җире янмый кала.
Идел аркылы алтын дуга ташладым.
Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар.
Шундый матур бер күпер - Кеше йөрми, ат керми.
Ишектән керер, Түреңә менеп утырыр.
Байны кочаклый, Ярлының куенына керә.
Килделәр агайлар балтасыз, Ясадылар күпер тактасыз.
Акты-акты да тәрәзә астына ятты.
Төнлә тәрәзәсе бикләнә, Көндез ачыла.
Сыр-сыр сыргалак, Уртасында бер табак.
Аккошым очып китте, Кара төлке ятып калды.
Кышын ята таштай, Язын чаба аттай.
Утта янмый, Суда батмый.
Әндри күзен ак алган.
Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый.
Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый.
Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана.
Ак ябалак ак киезгә ятыр.
Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык.
Кара җирнең өстенә Каз мамыгын кем түккән? Ак юрганын кем теккән? Ап-ак онны кем сипкән?
Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык.
Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була.
Яшь килен суга бара, Тәңкәләре коелып кала.
Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды.
Аю бабай йон тетә, Балакларын селкетә.
Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра.
(тегермән, мунча, өй, мич, түшәм, идән, шәм, ут һ.б.)
Кыек-мыек, ни эшлисең? - Яшел әфәнде, сине саклыйм.
Йөз дә бер брат, Барысы да бер рәт, Куйганнар терәп.
Ике егеткә бер шарф.
Ике солдат бер каеш буган.
Тирән күлдә балык юк.
Кара җирнең төбеннән, Казы дисәң, кан чыга.
Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән.
Озын агай кармак саплый.
Ак дөямнең муены озын.
Сыңар аяк бер торна, Коега сузылып, су эчә.
Түбән төшә ләй-ләй, Югары менә ләй-ләй, Тонык суны тондырып эчә ләй-ләй.
Бер бүректә кырык ямау.
Кызыл үгезнең кырык тишеге, Кырык беренчесе үз тишеге.
Алып кайттым яшел каз, Яшел казның башы таз.
Яшел чапан кигән, билен буган, Үзе кешене кыйный да кыйный.
Урманда үсә, Мунчада пешә. Үзе чук-чук, Бер шәһәргә керсә, Кыйнаудан башка эше юк.
Якты вакытта караңгы була, Суык вакытта җылы була, Җылы вакытта суык була.
Озын-озын йөрмәләр Аннан кеше үрмәләр.
Алтмыш өйгә бер сарык, Ул да булса бик арык.
Кала тавы башында Котырган аю шашына.
Тиз ашый, вак чәйни, Бөтен илне туйдырса да, үзе туймый.
Мин үзем су белән дә, Җил белән дә торам, Бөтен халыкны туйдырам,- Үзем чәйним, башкалар йота.
Утыра әби елгада, Аякларын асып елгага.
Армас, талмас, Аягын судан алмас.
Бере керә, бере чыга, Ардым-талдым дияләр.
Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән; Аш та ашаган, туймаган, Таш та ашаган, туймаган, Җилсез күңел куймаган.
Дүрт канат, алты аяк, Аны белмәгән кешенең Аркасына тал таяк.
Дүрт ага тау менешә, Берсе менә, берсе төшә, Ардым-талдым, диешә.
Олы агайның бүреге Кече агайга ярамый.
Аю акыра, йонын коя, Аның йонын кем җыя?
Үгез үкерә тора, Йонын төкерә тора.
Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек, Яңгыр үтми, җил өрми.
Аркычак, торкычак, Җыеп алсаң, бер кочак.
Агач пулат, Таш пулат, Тимер пулат, Камыр пулат, Тамыр пулат.
Агач өй, Агач өй эчендә таш өй, Таш өй эчендә тимер өй, Тимер өй эчендә күл, Күл эчендә үрдәкләр йөзеп йөри.
Дәү әтидән калган иске казан.
Базда батман тарым бар, Күтәралсаң, барын да ал.
Кунак саен бер түшәк.
Өй артында карават, Сузылып яткан Салават.
Өй багалый үгез күз.
Өй әйләнәсе кыл дилбегә.
Кырык кунак, кырык буй, Каян ястык җиткерим.
Өй тирәли кызыл билбау, Уртасында бер егет.
Тышта санадым - сигез, Өйдә санадым - дүрт.
Өй башында телем-телем икмәк.
Өй башында дранча, Дранча саен бер акча.
Сыерым аранда, Койрыгы аран башында.
Ае бар, шәүләсе юк.
Атасы өстендә балалары.
Ишектән кергән дә сузылып яткан.
Өстәл астында яшь килен көлә.
Фатыйма белән Хәдичә Бер-берсенә караша, Кил алмыйлар янәшә.
Әндри өйдә, Башта тышта.
Алтмыш татар Аяк очлаш ятар.
Озын агай сузылып ята, Балалары тезелеп ята.
Бер мендәрдә алтмыш солдат йоклый.
Ишек, Ишек өстендә бишек.
Буй-буй күлмәк кигән, Аягы җиргә тигән.
Ике солдат мең солдатны күтәрә.
Киттем дип китә, кире килә.
Ике егет буй үлчәшә.
Ике килен тик утыра, Кайнанасы эшләп йөри.
Бер җирдә бар биш агай: Икесе ята, Икесе тора, Берсе арлы-бирле йөри.
Аю сыртына алма ябышкан.
Ишек ача, Ишек артына кача.
Кечкенә генә таем бар,- Кергән-чыккан атлана.
Көненә мең кеше белән күрешә.
Кергән белән керә, Чыккан белән чыга.
Бер сыер койрыгына мең кеше ябышкан.
Караңгы өйдә карт агай Кармак салып утыра.
Кечкенә генә эт Өрми дә, җибәрми дә.
Тимер чыпчык өй саклый.
Келт-келт итә, Өенә кереп китә.
Җире пыяла, межасы агач, Алтын яңак, җиз тупса.
Түрдә дүртәү утыра - түрәмен дип, Ишек төбендә икәү утыра - үләмен дип.
Бабай бармагы тун күтәрә, Күтәреп төн үткәрә.
Йорт түгел - үзе биш этажлы, Кеше яшәми - кешенең тормышы яши.
Дүрт аягы баскан, Бер аягы яткан.
Дүрт татар хатыны бер шәл бөркәнгән.
Дүрт туган бер түбә астында яшиләр.
Бер абзарда дүрт килен сыер сава.
Йолкындым, талкындым, Сузылдым, тартылдым, Чирәмдә җәйләдем, Сандыкта кышладым, Өстәлгә җәелдем.
Ары тәки, бире тәки, Кунак килсә, йөгрер тәки.
Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк.
Бар бер матур агач сарай, Әйләнәсе суккан калай.
Дүрт мөеш, ике теш, Түр башыннан төш.
Аяксыз-кулсыз - мал җыя.
Дүрт аяклы, ике башлы, бер корсаклы.
Дүрт аяклы - мал түгел, Мамыгы бар - кош түгел.
Дүрт колаклы, Ике корсаклы, Идәнгә төшмәс, Түрдән китмәс.
Кеше түгел, яңа күлмәк сорый.
Иртә белән тау була, Кич белән болын була.
Көндез - хөрмәттә, Кич - хезмәттә.
Торса дөядәй, ятса куяндай.
Ак өем бар - ишексез, Чебен кермәсә дә, кеше керә.
Балтасыз чолан куйдым.
Озын-озын озарган, Ике башы кызарган.
Ак тавыкның койрыгына кан тигән.
Кечкенә генә түгәрәк күл, Тирәк аның эчендә, Чатма кигән, камка кигән Кызлар аның эчендә, Биленә кылыч бәйләгән Егетләр аның эчендә.
Син артыңны әйләнсәң, Ул да артын әйләнә.
Алды - хуш, арты - буш.
Башы бер, күзе унике.
Көн-тен йөри, Урыныннан китә алмый.
Йөзе ак, күзләре кара, Көне-төне алга бара, Үзе бер урында кала.
Көн үткәнне кем белә? Мин онытсам, ул белә.
Челт-челт итә, Читлегенә кереп китә.
Мәскәүдән килгән былбыл, Аягында чылбыр.
Йөк салсаң йөри, Йөкне алсаң туктый.
Җансыз җанлыны уята.
Тауга менә - таелмый, Таелса да егылмый.
Олы киленем эшлекле, Кече киленем кешелекле; Үзем бай остабикәсе, Эшемне кем эшлисе?
Ике агай-эне: берсе торганчы, икенчесе урам әйләнеп кайта.
Урманда туа, Идәндә шуа, Кулда елый.
Бәләкәй генә бичура Билен буып утыра.
Ишек артында биле бәйләүле кол ятыр.
Йөз агай бер билбау бәйләгән.
Билен буган Биктимер Ишектән түргә сикерер.
Ишекле-түрле яшь килен йөри, Эләккәнне сөйри.
Су өстендә чыжлап тора бер елан, Төннәрендә утлар чәчә авызыннан.
Багана яна, күмере-көле юк.
Күлмәге эчендә, Гәүдәсе тышында.
Тешсез әби май ашый.
Казаннан килгән бер гөлем бар, Бөресез, ботаксыз; Аны ашаган бер кошым бар, Борынсыз, тамаксыз.
Тәне тышта, Күлмәге эчтә, Мәлихәсе башында, Ул синең дә каршыңда.
Табак, Табак өстендә таяк, Таяк өстендә эл тери, Әлтери өстендә бәлтери, Бәлтери өстендә калтырый, Калтырый өстендә ялтырый.
Пыяла сарай эчендә Сары тавыгым утыра.
Өе дә пыяла, Тәрәзәсе дә пыяла, Кәрнизе челтәр, Тәрәзәсе мең.
Атасы улын күтәргән, Улы бүреген күтәргән.
Катлау-катлау катланган, Кече матчага атланган.
Бер башы - суда, Бер башы - утта.
Бармагыңны төрт, Борыныңны сөрт.
Безнең өйдә ут яна, Аның мае елгада.
Җем-җем итә, Җемелдәп китә, Шырпысыз үрләп китә.
Өстәлемдә бер гөмбә, Яктыртып тора төнлә.
Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән, Аягы җиргә тигән.
Иртә тор да кара: Әбинең күлмәге ак, Изүе кара.
Аяксыз-кулсыз кершән ягына.
Кыш көне күп ашый, Җәй көне күп йоклый.
Гәүдәсе өйдә, муены тышта.
Җизни кигән ак күлмәк, Башында балчык чүлмәк.
Аслы-өсле ак келәт, Кулым кысты карт үләт.
Таш өйдә сары төлке сикерә.
Әрҗәм тулы чын ахак,- Кулым тыгып ал алмыйм,
Үзе өйдә, чәче урамда.
Анасы юан, кызы чибәр, Улы җитез икән - Күккә җиткән.
Анасы юан, кызы кызыл, Улы уңган, атасы бөкере.
Бер кечкенә таш пулат бар, Эче киң дә авызы тар,- Акны салалар, Караны алалар.
Дүрт аяклы кара куй,- Төрепкәсе артында.
Өй түбәсендә киле, Аны белмәгән тиле.
Өй кыегында бер карт Челем тартып утыра.
Сыерым аранда, Койрыгы яланда.
Кече киленнең калфагы Уртанчы киленгә ярамый, Уртанчы килен калфагы Кече киленгә ярамый.
Тимер балык тау шуа.
Сикереп торды, Атка утырды, Куышны тутырды, Ачысын очырды, Җылысын калдырды.
Ак әбинең тамагына Кырык чыра кадалган.
Ишектән керә, тишектән чыга.
Атасы аягын киенгәнче, Улы базарга барып кайта.
Таш тирмәнең эчендә Сары чәчле кыз ята.
Заман ахыры булганда, Таш өстенә таш кубар, Ике ташның эченнән Бөдрә чәчле кыз чыгар.
Бәләкәй генә оя, Җитмеш биш кеше сыя.
Кара башлы ак тутайлар Төялгәннәр вагонга.
Бер бәләкәй генә малайның башы каный.
Күрергә күркәм, Тотарга куркам.
Зәңгәр-зәңгәр, зәңгәр чәчәк, Күк-күк, күк чәчәк; Күрер күзгә матур чәчәк, Күтәрергә авыр чәчәк.
Кызыл гына мәче баласы агач өстендә уйный.
Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра.
Кызыл сыер кара сыерны ялый.
Кызыл үгез яткан җиргә Кырык елсыз үлән чыкмас.
Әстерханда утын кисә, Йомычкасы монда төшә.
Кара аю кикерә, Күккә карап сикерә.
multiurok.ru
Татарские загадки
У дедушки моего одно платье есть — сложить нельзя;
середина его полна червонцами — сосчитать нельзя.
Небо и звездыНа наш двор одно дерево свалилось — ни ветвей у него, ни веток;одна птица пришла, его съела — ни языка у нее, ни клюва
Снег и солнцеТысяча тысяч минаретов, сто тысяч цветков на одном листке. Звезды и лунаНа тридцатый день глупеет, на четырнадцатый умнеет. ЛунаДлинные, длинные дервиши на наш двор пришли,столько танцевали, что в кашу превратились.
ДождьВ дверь входит ползком, а в передний угол идет дыбом. ХолодБлестит-блестит и, облизывая, глотает. ПламяТрое — наши враги, трое — райские сады,трое собирают и приносят, трое уничтожают.
Времена годаКруг ла, как шар, красна, как кровь, вкусна, как мед. ВишняЧто это: на кровь походит, а крови нет;все тело наполнено кровью, а души нет;
матери и отца нет, а детям нет числа?
ЯгодыРыжая борода, сам длинный, высокий;кто не отгадает — пусть будет шакалом.
КукурузаХаджи едут в Мекку, стараются ехать ночью;внутри одного яйца от сорока до пятидесяти цыплят везут.
ГранатДед мой с лошади слез, платье его отстегнулось и упало. Орех в зеленой скорлупеЕсть у меня ножны, не имеющие шва, а внутри ножен есть у меня мохнатое,
а внутри мохнатого есть у меня сладкое.
ОрехНа верхушке одного дерева сидит одна благородная птица:«Если и сегодня не придет, улечу!» — говорит она и сидит.
ХмельДан богом шар, не имеющий ни ног, ни рук;украшен серебряными нитями и вышит шелками.
ДыняЗеленым посеял, красным нарвал. ХнаХвостом воду пьет, клювом рождает. ПшеницаПроводит лето, проводит зиму и одевается в шубу из зеленой китайки. Озимый хлебЯ иду по этой дороге, черный глаз мой на дворе ее.Между птицами какая это птица,
которая молока давала бы птенцу своему?
Летучая мышьИмеет белизну горностая, черноту соболя, нос имеет наподобие льда,глаза наподобие соли, а бегает, как девица.
СорокаОт бездушног о рождается одушевленное, что это такое? ЯйцоКрылья есть, но не летают; на небо не смотрят;ног не имеют, но ходят; звезд не считают;
на земле не живут; людей не знают.
Рыбы
Источник:http://mir-zagadki.ru/index.php/zagadki-mira/tatarskie-zagadki?start=1
sodrugestvo.kz
Нужны загадки на татарском языке (украшения)
I бүлек.Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
* Акыллыга да әйттем −Уйлады да белде;Акылсызга да әйттем −Тыңлады да көлде.(Табышмак)
* Югалткан әйберең түгел, −Эзләмичә тапмыйсың.(Табышмак)
* Әйткәч, беләсегез килә,Белгәч, көләсегез килә.(Табышмак)
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.(Мәкаль)
* Моны миңа сөйләде Алдар,Әгәр сиңа очраса,Ул сине дә алдар;Болар барсы да ялган,Ялган булса да,Ак кәгазьгә язылган.(Әкият)
* Үлчәүләрдә үлчәнми,Базарларда сатылмый.(Акыл)
* Аршынлы түгел, потлы түгел,Һәркемдә бар.(Акыл)
* Бер байлык бар − янмый,Карак та урлый алмый,Төшеп тә югалмый.(Белем)
* Акыллы чәчә барыр,Акылсыз җыя барыр.(Белем)
* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәкНәрсә бар дөньяда?(Тел)
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.(Мәктәп)
* Агач түгел − яфраклы,Тун түгел − тегелгән.(Китап)
* Кабат-кабат катлама,Акылың булса ташлама.(Китап)
* Теле юк − үзе аңлата.(Китап)
* Анда бар да бар.(Китап)
* Өнсез, җансыз − иң якын дус.(Китап)
* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.(Китап)
* Ак җир, кара тап,Нәрсә булыр, уйлап тап.(Китап)
* Ак ялан, кара сукмак, −Йөри белгән эз табар.(Китап)
* Ача да яба, ача да яба,Җавабын зирәк таба.(Китап)
* Киштә башында төпле төргәк,Аңа һәр өйдә хөрмәт,Һәркемгә дә иң кирәк.(Китап)
* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.(Язу, уку)
* Җирлеге ак, орлыгы кара,Җимеше ни булыр? −Тикшереп кара.(Кәгазь, юзу, уку)
* Кәкре-бөкре сызылган,Хәрефләре сыгылган,Асты бар, өсте бар,Тырма кебек теше бар.(Язу)
* Аш ашамас,Кара су эчәр,Дөньяда кош кебек очар,Күңелләргә нур чәчәр.(Язу)
* Җир өстендә күп кешеләрКар өстенә кара солы чәчәләр.(Язу)
* Бишәү чәчә, берәү жыя.(Язу, уку)
* Иген чәчте биш малай,Урдылар ике агай.(Язу, уку)
* Кул белән чәчәсең,Күз белән җыясың.(Язу, уку)
* Җире ак, орлыгы кара,Кул белән чәчәләр,Авыз белән җыялар.(Кәгазь, язу, уку)
* Ак ялан,Ак яланда эз калган,Эз өстендә күз калган.(Кәгазь, язу, уку)
* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.(Каләм)
* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.(Каләм)
* Кәгазь өстен карайта,Дөнья йөзен агарта.(Каләм)
* Үзе бер карыш,Теле мең карыш.(Каләм)
* Үзе йөзә − чылбыр тезә.(Каләм)
* Авызы бер, теле ике, җаны юк.Сөйләгән сүзенең һич саны юк.(Каләм)
* Менә табышмак, уйлап кара:Суы тәмсез, йөзе кара,Чиләгенең төбе юк,Файдасының чиге юк.(Кара һәм кара савыты)
* Кара кыр буйлап ак куян чаба.(Кара такта, акбур)
* Бер чыгарып җибәрсәң,Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.(Сүз)
* Әйтермен − миннән китәр,Тыңламасаң − синнән китәр.(Сүз)
* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.(Ялган сүз)
* Диңгезе бар, суы юк,Каласы бар, халкы юк,Урманы бар, агачы юк.(Карта)
* Шәһәрләр − йортсыз,Диңгезләр − сусыз.(География картасы)
* Ямавы бар, җөе юк,Каласы бар, өе юк.(Карта)
* Бабай бүреге йөз ямау.(Глобус)
* Аягы юк − китәр,Җибәргән җиргә җитәр,Кушкан йомышны үтәр.(Хат)
* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.(Хат)
* Дүрт почмаклы келәтем, −Аккошым бар эчендә;Кеше алыр дип кайгым юк, −Тамгасы бар түшендә.(Хат)
* Кабат-кабат,Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,Мин торам аны санап,Көн дә кими бер канат.(Календарь)
* Күңелсезгә − юаныч,Күңеллегә − куаныч.(Җыр)
II бүлек.Табигать күренешләре, ел фасыллары
* Өй башына утырган,Җир йөзен нуры белән тутырган.(Кояш)
* Ул булса, көн була.Ул булмаса, төн була.(Кояш)
* Лампа түгел − яктырта,Мич түгел − җылыта.(Кояш)
* Тау башында җәүһәр таш,Аңа туры караган кешенең күзе яшь,Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.(Кояш)
* Егет егетлеген итә,Елмаеп боз эретә.(Кояш)
* Зур палас,Төбендә − йомры калач.(Күк, ай)
* Нәрсә төнне яктырта,Нәрсә яна − яндырмый?(Кояш, ай)
* Иртән чыга,Кичен югала,Аның урынынаЭнесе кала.(Кояш, ай)
* Алтын китте, көмеш килде.(Кояш, ай)
* Өй өстеңдә ярты күмәч.(Ай)
* Үзе урак, үзенең теше юк.(Ай)
* Өй артында − ак калач.(Ай)
* Төнлә калка, көндез ята.(Ай)
* Мич тулы пәрәмәч,Уртасында − бер калач.(Ай, йолдызлар)
* Мең шырпыга бер лампа.(Ай)
* Ярты телем ипиБөтен дөньяга җиткән.(Ай)
* Бер көтүче мең сарык көтә.(Ай, йолдызлар)
* Бер атасы, бер анасы,Ничә йөз мең баласы.(Кояш, ай һәм йолдызлар)
* Атамның бер туны бар.Ябынып булмый;Эче тулы ак энҗе,Санап булмый.(Күк һәм йолдызлар)
* Кич булганда күренер,Таң булдымы − күмелер.(Йолдыз)
* Актыр үзе, югары,Җем-җем итеп ул тора;Бүген таңда килмәсәң.Китәмен дип утыра.(Йолдыз)
* Өй түбәмдә − җиз кадак.(Йолдыз)
* Үзе ялтырый, үзе калтырый.(Йолдыз)
* Ай белән килә,Көн белән китә,Алтын башлы,Көмеш чәчле,Мең дә бер йәшле.(Йолдыз)
* Вак кынадыр үзләре,Ялтырыйдыр күзләре.(Йолдызлар)
* Күл тулы алтын балык.(Йолдызлар)
* Өй башында − җиз иләк.(Йолдызлар)
* Төнлә баксам, күк тулган,Иртән баксам, юк булган.(Йолдызлар)
* Атайдан калган зур коштабак,Коштабак тулы җиз кадак.(Йолдызлар)
* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,Алыйм дисәм, буем җитми.(Йолдызлар)
* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.(Болыт, җир, үлән)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.(Суык)
* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.(Суык)
* Аягы юк, кулы юк,Тәрәзәгә гөл ясый.(Суык)
* Үзе шушында, үзе беленми;Тынга беленә, күзгә күренми.(Һава)
* Ипи түгел, су түгел,Авыр түгел, аз түгел,Ансыз яшәү мөмкин түгел.(Һава)
* Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр.(Төтен)
* Мич эчендә кара мәче.(Төтен)
znanija.com